24 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
М7 юлының 100 километрга якын участогын реконструкцияләүне вакытыннан алда төгәлләячәкләр
Татарстанда быел М7 «Идел» трассасының Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр 96,5 километр озынлыктагы участогын реконструкцияләп бетерәчәкләр. Эшләр өч елдан азрак вакыт дәвамында башкарылган һәм вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «МХО ветераннарын эшкә урнаштыру – мөһим мәсьәлә»
Бүген иң мөһим мәсьәлә – махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.
-
МӨҺИМ
Түләп алган рәхәт: коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта
Кыш бабай барыбызга да бүләк белән килә. 2026 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. Моны салым түләүгә бәйле үзгәрешләргә бәйләп аңлаталар. Яңа елдан могҗиза да көтмәгез: тарифларны ел саен индексацияләү тәртибе үзгәрешсез сакланып калачак. Шуңа күрә киләсе елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артачак. Тагын күпме түлисе?
-
Яңалыклар
Таксида балалар креслолары булуны закон белән ныгытырга тәкъдим иттеләр
Такси йөртүчеләрне автомобильдә балалар креслолары йөртергә мәҗбүр итәргә кирәк. Эконом-класста, кимендә, бер, ә комфорт-класста, кимендә, ике һәм аннан да күбрәк кресло булырга тиеш. Бу хакта демография, гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне яклау буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтте дип яза «Татар-информ» ТАССка сылтама белән.
-
Яңалыклар
Депутат йөклелекне планлаштырганда тикшеренүләр өчен түләүле көннәр бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов Россия гражданнарына йөклелек планлаштырган вакытта медицина тикшеренүләре узу өчен эштән түләүле ял көннәре бирү хокукын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
2026 елда ял алу өчен иң отышлы айны атадылар
2026 елда ял алу өчен иң яхшы ай июль булачак. Анда 23 эш көне була. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Декабрьдә кайбер хезмәткәрләр ике тапкыр хезмәт хакы алачак
Декабрьдә Татарстанда яшәүче кайбер кешеләргә ике тапкыр хезмәт хакы исәпләнәчәк. Бу алда булачак 12 көнлек яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов кышны көтеп арган Акдусның фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX каналында кышны һәм карны сагынган Акдус исемле этенең фотосын урнаштырды.